Битен буй-буй җыерчыклар баскан, юкарган иреннәре күгелҗем төскә кергән, куллары да карт имән кайрысы кебек кытыршыланган, башында зәңгәр яулыгы да күп юылудан төсе чыгып сорыланган, өстендәге күлмәге дә өй арасында гына йөри торганга ошаган, бертуктаусыз “ах” та “ух” килгән карчыкны носилка белән караватка кертеп салуга, палатадагы өч пар күз дә, кайсы авылдан, кем атлы, кай җире авырта икән дигән кызыксынулы караш белән, карчыкка төбәлделәр.